3 июль 2014 яңалыклары
-
Советларның берләшкән сессиясе узды
3 июль көнне II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының һәм "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының чираттагы берләштерелгән сессиясе булып узды.
-
Эшлекле сәфәр
Бъген Бөгелмәгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов килделәр. Хакимияттә очрашудан соң җитәкчеләр татар һәм рус газеталары урнашкан бинаны карадылар. Хезмәт коллективлары белән очрашуда аларның фикерләре, гозерләре тыңланды, тәкъдимнәр әйтелде. Линар Закиров мәртәбәле кунакларны шәһәр белән таныштырды.
-
Данлы үткәне бар
"Бу гаярь, сугышчан халык үзенең җиңелмәслегенә шулкадәр ышанган, хәтта җиңелгәнен сизми дә калган. Тарихчылары үтерелеп бетү сәбәпле, ул үзенең бөек җиңүләрен, казанышларын, уңышларын, дан-шөһрәтен дә югалткан. Ә татарлар тарафыннан уннарча бөек дәүләткә нигез салынган бит...". /Шарль Монтескье, француз галиме, тарихчы/. Әлфия МОСТАФИНА. Узган атнада шәһәребезнең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасыннан (җитәкчесе...
-
Илбашы – беренче
"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең башында торырга ризалык бирде". Бу турыда тулырак "Атна вакыйгалары"нда укый аласыз.